Буа районы үз продукциясен Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим итәчәк

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын реализацияләү 14 шәһәр мәйданчыгында шимбә көн саен уздырыла.

Бу шимбәдә, 19 сентябрьдә, үз продукциясен Буа җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк. Алар Казан шәһәренең Киров районы Батыршин урамында урнашачак.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Карлинский» ит комбинаты, «Заря» ҖЧҖ, Буа районы кулланучылар берлеге, «Буа май-сыр комбинаты» ҖМК филиалы, Буа элеваторы, шулай ук фермер һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.

Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе  казанлыларга концерт программасы күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International