Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча яңа «Кайнар линия» телефоны

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә, хәзер Татарстан РПФ контакт - үзәге операторларына 8-800-600-0-357 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә булган иде.

Пенсия фонды бүлегенең Контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм 2016 елда гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул ителде.

Көн саен контакт–үзәк белгече 120гә якын шалтырату кабул итә, һәр граждан буенча мөрәҗәгатьләрнең базасын һәм тарихын формалаштыра.

"Контакт-үзәк хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны үз эченә алган сорауга, гражданин «кодлы сүз»не  атаганнан соң гына җавап бирәләр, ул элек Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru  күрсәтелгән иде, шәхси кабинетта «кулланучы профиле» өстәмә битендә яки Пенсия фондының клиентлык хезмәтенә шәхси визит белән, алдан язылу буенча. Граждан  кодлы сүзен мөстәкыйль сайлый һәм ул аңа гына билгеле булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Контакт-үзәк ярдәмендә татарстанлылар РФ Пенсия фонды компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар, шулай ук пенсия белән тәэмин итү буенча шәхси консультация ала алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International