Җәйге уеннар – саннарда

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Казанда 6–17 июль көннәрендә узачак ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада башлануга 135 көн калды. 
13500 Универсиада кунагы 187 мең квадрат метр мәйдан биләгән Универсиада Авылының 28 торак корпусында яшәячәк. Спортчыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә 525 автобус 1000нән күбрәк җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк.
40 функциональ юнәлеш буенча 20 мең волонтер Бөтендөнья студентлар уеннарын оештыруга җәлеп ителәчәк. Уеннарны 2430, шул исәптән 843 халыкара судья хөкем итәчәк.
16 спорт объектыннан турыдан-туры трансляцияләр алып барылачак, тагын 4сеннән ярыш көне нәтиҗәләре буенча сюжетлар күрсәтеләчәк. Бәйге барышын барлык спорт объектларында 30 пресс-үзәк яктыртачак, “Татмедиа” агентлыгына пресс-үзәкләренең эшчәнлеген тәэмин итүдә 223 волонтер ярдәм итәчәк. 2000 волонтер спорт объектлары тирәсендә һәм Казан кунакларында кызыксыну уяткан урыннарда урнаштырылган мәгълүмати стойкаларда хезмәт күрсәтәчәк. Универсиаданың төп медиа-үзәге 700 эшче урынга исәпләнгән, ул тәүлеклек режимда 16 көн эшләячәк. Студентлар уеннары көннәрендә татар, рус, инглиз телләрендә 17 тапкыр Универсиада газетасы чыгачак. Көндәлек басманың тиражы 40 мең  данә булачак.
Ярышларны үткәрүдә һәм күнегүләр өчен 49 спорт объекты эшләячәк. Барлык спорт корылмалары 165 мең тамашачыны сыйдырачак. 33 спорт объекты Универсиаданы үткәрү өчен махсус төзелде.
 Студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында катнашу өчен дөньяның 170 иленнән 13500 спортчы һәм рәсми делегация әгъзалары килер, дип көтелә. 600дән күбрәк спортчы Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына кертеләчәк. 
Универсиадада 27 спорт төрендә 351 комплект медаль уйнатылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International