Котыру чире – куркыныч

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Котыру чире әледән-әле баш калкыта. Узган елда республикада 244 торак пунктта аның 296, шул исәптән Буа районында 5 очрагы теркәлде.
Килдураз, Янтуган авылларында шәхси хуҗалыкка үтеп кергән, Кайбыч авылы тирәсендә йөргән төлкеләрдә, шәһәрнең Төньяк Коммуна урамындагы мәчедә, Адав-Толымбай авылы янындагы эттә әлеге чир табылды. Куркыныч үз вакытында бетерелде.
Табигатьтә аның белән иң элек кыргый җәнлекләр – нигездә төлкеләр һәм бүреләр авырый. Йорт хайваннары кыргыйлары тешләвеннән яисә авыру җәнлекнең селәгәе тиренең яраланган урынына эләгүдән зарарлана. Котыру  чире, нерв системасына авыр зыян килү сәбәпле, үлем белән очлана.
Аның симптомнары вирус организмга тулысынча таралганнан соң гына беленә башлый. Хайваннар 10-14 көн дәвам иткән инкубация чорында да куркыныч тудыра. Кешедә котыру чире бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. 
Котыру чиренә каршы вакцина ясалмаган йорт хайваннарын кыргый җәнлекләр, хуҗасыз этләр тешләгән очракта, кичекмәстән, ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру белән зарарлану ихтималы булганда, терлекне 10-14 көнгә, клиник симптомнар беленгәнчегә кадәр, карантинга ябалар. Кайвакыт ул 60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. 
Котыруның өч – тыеп булмаслык, тыныч һәм атипик төре билгеле. Тыеп булмаслык форма өч стадиядә уза. Беренчесендә хайван кешедән караңгы урынга кача яисә артык тыныч була. Тешләгән урын кычытырга мөмкин. Икенчесендә агрессия, чит әйберләр ашау, башка терлекләргә, хәтта хуҗасына ташлану күзәтелә, суны йота алмый башлый. Өченче стадиядә көзән җыера, паралич өстенлек итә. Тыныч форма паралич, селәгәй агу, ашый алмау белән характерлана. 2-4 көннән хайван үлә. Атипик форма өч айга кадәр, аннан да күбрәк вакыт сузыла ала. Башта диарея яисә, киресенчә, эчәкләрнең сәләте кимү, депрессия, аннан соң вакытлыча хәле яхшыру күзәтелә.
Кешедә дә котыру чире 3 стадиягә бүленә. Беренчесендә хәлсезлек сизелә, баш, тамак авырта, тән температурасы күтәрелә, аппетит булмый. Тешләнгән урын борчый, курку, депрессия, йокысызлык барлыкка килә. 1-3 көннән соң икенче стадиядә судан курку башлана, суларга авырлаша. Өченчесендә судан курку бетә, терелүгә ялган өмет барлыкка килә, түбән очлыклар параличлана, зиһен чуала, көзән җыера. Сулышы параличланудан һәм йөрәге туктаудан кеше үлә.
Авыруны беренче стадиягә кадәр генә җиткергән очракта да дәвалау мөмкин түгел. Шуңа да котыру чире белән авыруда шикле хайван тешләгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңа кадәр тешләнгән урынны 10 минут дәвамында сабынлы су белән юдырырга була. Табиб билгеләве буенча беренче, өченче, җиденче, ундүртенче, егерме сигезенче һәм туксанынчы көннәрдә вакцина ясала. Прививкалар вакытында сәламәтлекне кайгырту мәҗбүри.
Йорт хайваннарына котыру чиренә каршы профилактик прививка ясату, терлекләрне дәүләт ветеринария органнары рөхсәте белән генә алып кайту, сак, игътибарлы булу бәладән йолып калачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International