«Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Мозартика " программасы буенча тернәкләндерү-уен дәресе узды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» үзәге психологы Д.В. Җамалетдинова  «Мозартика» программасы буенча «Преодоление» клубына йөрүче балалар белән тернәкләндерү-уен дәресе үткәрде.

Мозартика уеннарын куллану белән шөгыльләнүнең төп максаты-баланың эчке дөньясы, аның кичерешләре, тойгылары, яшәү мәнфәгатьләре, интеллектуаль күренешләр, аның үз-үзенә, башка кешеләргә, дөньяга карашы белән эшләү.

Уен барышында балалар үз кәефләре темасына композиция ясадылар.

Мондый дәресләр катнашучыларга үз-үзеңне хөрмәт итү һәм үз-үзеңне тоту буенча уңай тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International