Буа районы делегациясе шефлыкка алынган хәрби частьтә булды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге Буа районы делегациясе Свердловск өлкәсенең 473 округ уку үзәгендә булды. Бу уку үзәгенә унынчы тапкыр бару һәм ул быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Часть командиры урынбасары Роман Хәбибуллин, часть командиры бу  очрашуны ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тарихи очрашу, республика җитәкчелегенең хезмәт итүче  егетләр турында кайгыртучанлыгы дип билгеләп үттеләр.

Бу хәрби частьта Буадан Дамир Моратлиев һәм Татар Буасыннан Рафаэль Умбаров хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International