Буа районының авыл хуҗалыгы продукциясе Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим ителде

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Буа районының авыл хуҗалыгы продукциясе шимбә көнне Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим ителде. Буа районы сәүдә итүне быел да Батыршина 20 адресы буенча җәелдерде. Иртәдән үк башкала халкына тәкъдим ителгән азык-төлек, сату товарлары  ассортименты белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов танышты. Ул товар җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты. Буалылар авыл хуҗалыгы ярминкәсенә Казанга 50 тоннадан артык продукция китерделәр.

Эшмәкәр Илнар Гималов тавык һәм күркә ите җитештерә. Бүген дә ул яңадан ярминкәдә. Экологик яктан чиста иткә  ихтыяҗ бар, дип сөйли фермер.

Бик-Үти авылыннан Дәүләтшин Җәмил көзге көндә җиләк-җимеш белән җәлеп итте. Ярминкәдә казанлыларга ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, бал, шикәр, он, ярма, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр. Районның эре предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары бүгенге кебек үк киләсе ярминкәләрдә дә катнашачак..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International