Буа районында "Буа - Зөя ярлары" туристик маршруты эшләнә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов инициативасы белән Буа шәһәрендә "Буа - Зөя ярлары" туристик маршруты эшләнә. "Россия шәһәрләре буенча кече елгалар" программасы кысаларында икенче тапкыр Буа районында Зөя  елгасы буенча йөзү оештырылды.

Табигать торышының көзгә авышуы да туристлык маршрутын ачучы “беренчеләр” өчен комачау итмәде.  Катнашучылар арасында Буа активистларыннан тыш - Казан шәһәреннән дә кунаклар бар иде: «Дуслар, иптәшләр», «Казан яр буе» турфирмасы вәкилләре, туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкилләре, «Яңа гасыр» телекомпаниясе һәм «Татарстан» ДТРК төшерү төркеме вәкилләре.

Гомуми җыелу һәм старт Буа шәһәреннән башланды. Йөзүгә көймәләр тутырылды, ишкәкләр барланды, катнашучылар көймәләргә бүленде һәм менә аларны Зөя агымы үз киңлекләренә алды. Көн дәвамында катнашучылар елга буйлап матур пейзажлар белән хозурланып йөзделәр. Ә Буаның табигате искитмәле матур икән! Зөя ярларының күптөрлелеге, яр буенда үскән таллары, елга болыннары- һәммәсен буалылар яңадан ачты, ә кунаклар үз хисләре белән бүлеште.Туристлык маршруты кысаларында Түбән Наратбаш һәм Күл Черкене авылларында тукталышлар булды. Җирле авыл халкы туристлык маршрутын ачучыларны  җыр-моң, авылча бай табын белән каршы алды. Маршрутка  "Баки Урманче" музее да кертелгән иде. Бераз ял итеп алгач, йөзүчеләр яңадан елгага төште һәм туристлар командасы Килдураз авылы күперендә 30 кешелек составта финишка җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International