Буа районы игенчеләре 3500 тонна шикәр алдылар

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Буа районы кырларында шикәр чөгендерен җыю киң колач ала бара, быел аны 7011 гектар мәйданда үстергәннәр.

Бүгенгә барлык мәйданның 26%ы җыелган, уртача уңыш 1 гектардан 307 ц тәшкил итә.

Шикәр чөгендеренең уңышы яхшы - гектардан 550 центнер «Авангард» агрофирмасы хезмәтчәннәре. 13 сентябрьдә урып-җыюга керештеләр, кырларда 3 комбайн һәм 2 төягеч эшли. 2449 га мәйданда шикәр чөгендеренең 7 сорты үстерелә, иң югары уңыш - хуҗалык белгечләре фикеренчә, «Эйфория» сортында, уңдырышлылыгы - 662 ц/га.

Чөгендер игүнең үзенә бертөрле агротехникасы бар. Буа районы аграрийлары туфрак игүнең интенсив технологиясен кулланып, шикәр чөгендереннән югары уңыш алалар.

- Шикәр чөгендерен чәчү өчен туфрак әзерли башлыйбыз, - ди “Авангард” агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов. - Туфракны чүп үләннәрдән чистартабыз, туңга сөрәбез, ашлама кертәбез, кыр өслеген тигезлибез. Язын тырмалау эшләре алып барабыз, май башында шикәр чөгендере чәчәбез, әлегә туфрак юеш. Туфракны шикәр чөгендеренә эшкәртүнең максаты - аны үстерү өчен уңай шартлар тудыру һәм моның өчен уңайлы су-һава һәм туклыклы режимнарны тәэмин итү.

 «Шикәр чөгендере туфракны тирәнтен эшкәртүне, ашламалар кертүне һәм чәчүлекләрне яхшы тәрбияләүне таләп иткәнгә күрә, ул чәчүлек әйләнешендә күп кенә культуралар өчен кыйммәтле әһәмияткә ия, кыр чәчүлекләренең продуктивлыгын арттыра, аннан соң кырлар чүп үләннәреннән чиста була, туфракта дым запасы җитәрлек кала. Киләсе елда бу басуда бөртеклеләр чәчәчәкбез», - дип сөйли «Авангард» агрофирмасы генераль директоры урынбасары Фиргать Кадыйров.

Җыелган уңыш Буа шикәр заводына тапшырыла. Көн саен «Авангард» хуҗалыгы шикәрлелеге 16%тан артык  булган 3000 тонна татлы тамыр ташый.

Буа шикәр заводы уңышны кабул итүгә 12 сентябрьдә кереште. Заводка 55 мең тоннадан артык шикәр чөгендере керде, 25 мең тоннадан артыгы эшкәртелгән, 3500 тоннадан артык шикәр алынган. Чималның шикәрлелеге 16,5 % тәшкил итә. Уртача пычрануы - 7,5%.

Буа шикәр заводы директоры Валерий Погребный сүзләренә караганда, заводта тәүлеккә 300 дән артык машина кабул ителә, бу 6 мең тоннага якын уңыш.

 «Шикәр заводының эше бер минутка да тукталмый. Кабул итү иртәнге 6 дан кичке 10 га кадәр бара.  Шикәр чөгендерен ике күрсәткеч: шикәрлеге һәм пычраклылыгы буенча кабул итәбез. Шикәрлеге зур булган саен  чөгендернең сыйфаты да югарырак», - ди завод җитәкчесе.

Эшкәртүгә эләгер алдыннан, шикәр чөгендере тикшерүнең берничә этабын уза. Яңа уңышның сыйфатын чимал лабораториясендә билгелиләр. Күрсәткечләрне билгеләү - мөһим процесс. Чөнки чималдан күпме әзер шикәр чыгачагы шуңа бәйле.

Аннары чөгендер кагатларга китә, аннан аны гидротранспортер буенча заводка бирәләр, ул чистартыла һәм ваклана, алга таба аннан диффузион сок килеп чыга (шикәрсезләндерелгән чөгендер вагы киптерүгә җибәрелә, анардан гранулаланган жом ясала).

Чистартылган сироп, җылытканнан соң, кайнауга китә, анда анардан су аерылып чыга һәм сахароза кристаллизациясе барлыкка килә. Алынган масса центрифугларга керә, нәтиҗәдә ак кристалик шикәр һәм азык патокасы – меласса алалар. Әзер шикәр-комны 50, 25 һәм 10 кг сыйдырышлы капчыкларга тутыралар. Шикәр бөтен Россия буенча "Ак йорт" сәүдә йортыаша сатыла, шулай ук экспортка да җибәрелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Буа шикәр заводы төбәктә генә түгел, Россия Федерациясендә дә эшкәртү сәнәгатенең перспективалы үсеш алган предприятиеләренең берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәрткәннәр, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна гранулланган чөгендер түбе ( жомы) эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International