Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 40 кг авырлыктагы кабак китәчәк. Кайда үскән диген эле – Буа районының Түбән Наратбаш авылында!
Буа районында яшәүче Айдар һәм Миләүшә Камаловлар гаять зур кабаклар үстергәннәр. Искиткеч зурлыктагы җимешләрне Түбән Наратбаш авыл җирлегендә җыйдылар.
«"Гигант" сортлы орлыкларны кибеттән сатып алдык. Май аенда утырттым, су сиптем, бернинди пестицидлар һәм махсус өстәмәләр кулланмадым. Барлык орлыклардан 4 кенә үсенте тишелде, алардан 16 кабак үсеп чыкты», - ди хуҗабикә.
Миләүшә Камалова “Буа кнефтепродукт” филиалының кадрлар бүлегендә, ире Айдар Буа медицина училищесында эшли. Аларның берсе дә кабакларының мондый искитмәле зурлыкта үсүен көтмәгән.
"Кабакның иң зурысы 50 кг, калганнары 20-40 кг үскән. Ә иң кечкенәсе 5 килограммлы кабак әле түтәлдә өзелмәгән, ул калганнарын куып җитәр өчен авырлыгын җыя", - дип сөйли Миләүшә Камалова.
Бай уңыш бөтен авылны кызыксындырды. Гигант яшелчәләрдән Миләүшә Камалова ботка, бәлеш пешерергә, якыннарын һәм дусларын сыйларга ниятли. Сүз уңаеннан, бу шимбәдә кабакларның берсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатылачак!
.jpg)
.jpg)