Сабыйлар сәламәтлеге сагында – 50 ел

2013 елның 22 феврале, җомга
Район үзәк дәваханәсе педиатры Зарият Фәйзетдинова Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән “Россиянең иң яхшы табибы” конкурсында “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә беренче урын алды һәм “2012 елда Россиянең иң яхшы балалар табибы” исеменә лаек булды. Сабыйлар сәламәтлеге сагына 50 ел гомерен багышлаган ханым “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесен йөртә, Татарстан Республикасының атказанган табибы. Бүгенге көндә ул поликлиникада һәм йогышлы авырулар бүлегендә үзе кайчандыр дәвалаган балаларның балаларын кабул итеп, ярдәмен күрсәтә. Хезмәте дәверендә авыр хәлдәге дистәләрчә балаларны үлем тырнагыннан йолып калып, ата-аналардан күп рәхмәтләр ишетте. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә теләсә кемгә  булышырга әзер торган, киңәшләрен кызганмаган Зарият Фатыйх кызының коллективта да абруе зур. Аны җиңүе белән тәбрик итәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International