Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Әфганстан әрни йөрәктә
2013 елның 22 феврале, җомга
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 24 ел тулу, елдагыча, “әфганчы”ларны бергә җыйды.
Бүгенге көндә районда 129 сугышчы-интернационалчы исәпләнә. Очрашу һәлак булган сугышчан иптәшләре истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар салудан башланып китте. Бер минут тынлык һәм очрашу тантана төсе алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин һәлак булучыларның туганнарына, балаларына бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды, залда утыручыларга рәхмәтен белдерде. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да “әфганчы” сугышчыларның батырлыкларын бүгенге көн күзлегеннән бәяләде. Кызганычка каршы, аларның саннары елдан-ел кими. 28 кешене тыныч тормышта югалттык. Ырыңгы авылыннан Сергей Шурбин белән ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пульты кизү торучысы Рәшит Шәрәфетдинов кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булдылар.
Ун ел дәвам иткән Әфган сугышында илебез зур югалтулар кичерде. Һәлак булучылар саны 26 меңгә җитүе турында мәгълүматлар китерелә. 40нчы армия командующие Б. Громов “Чикләнгән контингент” исемле китабында бу сугыш турында түбәндәгечә яза: “40нчы армиянең җиңелүе, шулай ук безнең Әфганстан сугышында хәрби җиңү яулавыбыз турындагы белдерүләр өчен нигез юклыгына мин тирәнтен инандым. 1979 елда Совет гаскәрләре каршылыксыз бу илгә керделәр һәм үз бурычларын үтәгәннән соң оешкан төстә кире кайттылар. Әгәр дә чикләнгән контингентның төп дошманнары сыйфатында оппозициянең кораллы отрядларын карасак, алар арасында аерманың 40нчы армиянең кирәк, дип табылган эшне башкаруын, ә дошманнарның нәрсә хәлләреннән килә – шуны үтәүләрен күрербез. Армия алдына берничә төп бурыч куелган иде. Беренче чиратта без Әфганстан хөкүмәтенә эчке сәяси хәлләрне көйләүдә ярдәм итәргә тиеш булдык. Безнең гарнизоннарга, аэродромнарга йөкләр ташу өчен файдаланылучы коммуникацияләргә һәм автомобиль колонналарына һөҗүмнәр булдырмас өчен генә хөкүмәт гаскәрләре белән берлектә хәрби операцияләр үткәрдек”.
Кичәдә “әфганчы”лар советы рәисе Ренат Хәсәнов урынбасары итеп Илгиз Төхфәтуллин сайланды. Р. Хәсәнов Р. Хәйретдинов белән Р.Шамионовка Сугышчан хәрәкәтләр ветераны ордены тапшырды. Ветераннарның район советы рәисе Николай Дементьев бу сугышта катнашучыларга рәхмәт белдерде, изге теләкләрен ирештерде.
Берничә көн элек Ял үзәге бинасында М. Вахитов исемендәге гимназиянең 8-11 сыйныф укучылары һәм “әфганчы”лар катнашында “Батырлык дәресләре” үткәрелгән иде. Радик Төхфәтуллин, Илгиз Төхфәтуллин, Ренат Хәсәнов, Вазыйх Абдрахманов үзләренең истәлекләрен балалар белән уртаклаштылар. Завуч Гөлфия Корбанова җитәкчелегендәге укучылар батыр йөрәкле абыйларына байтак сораулар яудырдылар. Ахырдан “Кандагар” фильмын карадылар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
Төнлә көчле җил
2026 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-20 м/с, көндез 18-23 м/с көчле җил көтелә.
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз