"Бердәмроссиялеләр" Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфасына алга таба тәкъдим итү өчен Ранис Камартдиновны сайладылар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген, 22 сентябрьдә, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХХХІ нче конференциясенең өченче этабы узды. Кворум бар. Партиянең Буа җирле бүлекчәсе структурасын тәшкил итүче беренчел бүлекләрнең 50% тан артыгы, җирле сәяси совет әгъзалары һәм җирле контроль комиссиясе әгъзалары вәкиллеге тәэмин ителгән.

           Конференция кысаларында «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы депутатлары арасыннан сайлану юлы белән биләп торучы, Буа муниципаль районы башлыгы - Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы Рәисе вазыйфасына кандидатура турында» мөһим мәсьәлә каралды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

            Конференциянең тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатны хуплап пикет программасын уздыруда катнашкан волонтерларга Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Ранис Камартдинов рәхмәт хатлары тапшырды.

          Очрашу  азагында Ранис Рафисович делегатларга Татарстан Республикасы Президентын һәм Буа муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны уздырудагы активлыклары өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International