Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү. Нәрсә ул ?

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле рәвешләренең берсе булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфаты турында социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.

Сыйфатны бәйсез бәяләү Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы белән расланган күрсәткечләр буенча гамәлгә ашырыла һәм түбәндәге гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота:

- социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы;

- социаль хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән хезмәтләр күрсәтүне көтү вакыты;

- социаль хезмәт күрсәтүне оештыру хезмәткәрләренең ихтирамлылыгы;

- хезмәтләр күрсәтү шартлары сыйфатыннан канәгатьлек;

- инвалидлар өчен хезмәтләр алу мөмкинлеге.

Гамәлдәге кануннар нигезендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү елына бер тапкырдан да ешрак һәм өч елга кимендә бер тапкыр уздырыла.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә күрсәтелә торган социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәйсез бәяләүне үткәрүне оештыру Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советка йөкләнгән.

Иҗтимагый совет учреждениеләрнең эш сыйфатын бәяләүне уздыру өчен исемлекләрен төзи, учреждениеләр эшенең нәтиҗәлелеге критерийларын билгели, җәмәгатьчелек фикерен ачыклау, гомумиләштерү һәм анализлау эшен һәм учреждениеләрнең эш сыйфаты турында рейтинглар төзүне оештыра.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру һәм нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында (http://mtsz.tatarstan.ru) һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта (bus.gov.ru)   урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International