Авыл хуҗалыгының барлык мәсьәләләре буенча министрлыкның колл-үзәгендә киңәшләшергә мөмкин

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады. Аны эшләтеп җибәргәннән соң (агымдагы елның апрель аенда) министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындырды. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе үз эшен дәвам итә һәм гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминиятләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һ.б. буенча консультация алырга мөмкин, шулай ук шикаятьләр, тәкъдимнәр калдырырга була .

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 15.45 сәгатькә кадәр эшли.

Игътибар итегез, колл-үзәк эшен яхшырту һәм иң актуаль мәсьәләләрне анализлау максатыннан, барлык сөйләшүләр дә яздырп барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International