Балалар түләүләренә гариза бирергә өлгер

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) ай саен яки бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен мөрәҗәгать итмәгән гаиләләргә аз вакыт калып бара, дип искәртә. Агымдагы елның 1 октябреннән башлап түләү өчен гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә гариза тапшырмаган гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә шәхсән КФҮтә яки ПФР идарәсенең клиентлар хезмәтенә тапшырылырга мөмкин.

Гаризада, мөрәҗәгать итүче һәм түләү бирелә торган баланың белешмәләреннән тыш, кредит оешмасы реквизитларын һәм гариза бирүченең исәп-хисап номерын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел.

Опекун яки бала попечителенә карата 3 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү бирү турында гариза һәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү бирү турында гариза турыдан – туры КФҮтә яки РПФ идарәсенең клиентлар хезмәтенә тапшырыла. Гариза белән бер үк вакытта опекунның шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы документлар да тапшырыла.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге номеры буенча алырга мөмкин

8-800-600-0-357.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International