"Гармония " үзәгендә «Терроризм-җәмгыятькә янау» темасына дәрес узды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Җамалетдинова Д.В. һәм Шакирова С. В. Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары белән «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр.

Чараның максаты-укучыларны теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Яшүсмерләргә " Хәтер дәресе. Без сине искә алабыз, Беслан" видеоролие күрсәтелде. Укучылар «Теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» уенында актив катнаштылар. Җиңүчегә грамота тапшырылды. Соңыннан чарада катнашучылар теракт корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

Мондый чаралар үсеп килүче буында гадәттән тыш хәлләр килеп туганда куркынычсызлык нигезләрен белүне камилләштерергә, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International