Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чара Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов рәислегендә узды. Утырышта Буа шәһәр прокуроры, комиссия әгъзалары һәм чыгыш ясаучылар катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары ZOОM аша утырышка кушылды.
Буа шәһәр прокуроры Марс Фаткуллин катнашучыларга 2020 елның беренче яртыеллыгында Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан ачыкланган коррупция характерындагы хокук бозулар турында сөйләде.
2020 елның 8 аенда бюджет акчаларын тотуны һәм муниципаль мөлкәттән файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турында «Буа муниципаль районының контроль-хисап палатасы» МКУ рәисе Рамил Аглиуллин җиткерде.
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге баш белгече Гөлнара Шәйдуллина “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 2020 елның 8 аенда үтәлеше һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алулар дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә торган чаралар турында мәгълүмат бирде.
Коррупция күренешләрен кисәтү һәм профилактикалау буенча алып барыла торган эшләр турында, шул исәптән муниципаль район мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт өлкәсендә закупка эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрелә торган чаралар турында дип таныштырдылар анда катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Македонская, Ландыш Миначева - Мәдәният идарәсенең баш белгече, Евгений Илюшин - Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы.
Үз чиратында муниципаль хезмәткәрләргә 2019 елда керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре хакында Буа муниципаль районы башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече Гөлия Ибраһимова сөйләде.
Утырыш азагында барлык каралган мәсьәләләр буенча куелган бурычларны сыйфатлы үтәүгә юнәлтелгән тиешле карарлар кабул ителде, аларны үтәү сроклары билгеләнде.