Буада сигезенче мәчет ачылды

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Буа шәһәренең Көнбатыш бистәсендә "Әбү Хәнифә" исемле яңа агач мәчет ачылды. Бу шәһәрдәге 8 нче мәчет. Төзелеш 2018 елның маенда  башланды, ә бүген  район башлыгы Ранис Камартдинов мөселманнарны ачылу белән котлады.

"Без бу нигезгә   беренче ташны бергә  салдык һәм бүген тантаналы рәвештә "Әбү Хәнифә" мәчетен ачабыз. Төзелешкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәсебез килә. Бу мәчет өлкән яшьтәге кешеләр белән беррәтән  яшьләр дә йөри торган игелекле һәм изгелекле урынынга әйләнсен".

Тантанада кунаклар күп иде һәркайсы яңа мәчеткә бүләкләр белән килделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин "Әбү Хәнифә"  мәчет имамы Шамил Вәлиуллинга 50 еллык Коръән китабын тапшырды. Дин әһелләре сүзләренә караганда, бу китапны күп еллар элек бу мәчетнең имамы Хәлирахман ага (мәчетнең имамы Шамил Вәлиуллинның бабасы) Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның бабасына бүләк иткән. Рөстәм хәзрәт бу кадерле истәлекне мәчеткә алып килде. Ул буалыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм бистәдә яшәүчеләрне мәчеткә йөрергә чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International