«Мир» милли түләү системасына пенсияләр күчерү

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчереләчәк.

Федераль закон белән расланган «Мир» яңа түләү системасына күчү чоры 2017 елдан башланды.

1 октябрьгә пенсия алучы барлык пенсионерларга  иске картаны  «Мир»  картасына алыштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгаруга гариза язарга кирәк булачак.

Пенсияләрне «Мир» түләү системасы картасына күчерү пенсионерлар күнеккән түләүләрне китерү датасының үзгәрүенә китерми. «Мир» картасы пенсия китерүче банкларда бушлай  хезмәт күрсәтелә һәм рәсмиләштерелә.

«Мир» картасын рәсмиләштергәндә пенсияләрне күчерү өчен исәп-хисап счеты үзгәрсә, пенсионерларга счетны үзгәртү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре яки РПФ сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә яки яшәү урыны буенча Пенсия фондына 2020 елның 1 октябренә кадәр банк картасының яңа реквизитлары белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мөһим! Пенсияне түләү картасыннан файдаланмыйча алган гражданнарга: почта аша, илтеп бирү хезмәте аша яки банк счетына (сберкнижка) - «Мир» картасын рәсмиләштерергә кирәкми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International