Авылның 350 еллык юбилеена багышланган бәйрәм мәктәп янындагы мәйданчыкта узды. Ул авыл халкын гына түгел, ә илебезнең төрле почмакларында яшәүче, чыгышлары белән шушы авыл кешеләрен дә җыйды. Кунаклар күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бу бәйрәмне оештыручы һәм инициаторы-Казаннан Рәүф Ибраһимовка, спонсорларга, чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Котлаулар да күп булды. Районның үзешчән сәнгать осталары очрашуны җырлар белән алып бардылар. Барысын да кайнар пылау, чәй - коймак һәм бәлешләр белән сыйладылар.
Шунда ук Марс Алиев җитәкчелегендә нәшер ителгән «Киям Абрамов. От рабочего до Председателя Совнаркома» китабын тәкъдир итү булды. Бу авылдан чыккан авыр язмышлы Абрамов турындагы китапны язуда аның оныклары Рафыйк һәм Булат Стрельцовлар да катнашты.