Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма (АНО) KPMG халыкара консалтинг компаниясе һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) белән берлектә Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында «Россиянең сөтчелек тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» дигән тармак онлайн-конференциясен оештыралар.
Конференциядә эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча профильле предприятиеләр катнаша ала: сөт продукциясе, сөт һәм туңдырма җитештерү, сөтле мөгезле эре терлек үрчетү, катнаш авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәт күрсәтү.
Чара барышында катнашучылар сөтчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак. Тармак чакыруларына җавап итеп, базарның әйдәп баручы уенчылары нинди стратегик карарлар тәкъдим итә? Аларның операцион моделен оптимальләштерү юлында базар катнашучылары нинди киртәләр белән очраша? Сөт тармагын технологик трансформацияләү процессын тизләтүдә дәүләтнең роле нинди?
Онлайн-конференциядә сөт тармагында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә алдынгы Россия һәм чит ил практикасын аналитик тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк.
Тармак онлайн-конференциясендә катнашу бушлай. Теркәлүне производительность.рф сайтында "Чаралар" бүлегендә узарга мөмкин.