Адав-Толымбай мәктәбе командалары мини-лапта ярышларда алдынгы урыннарны яуладылар

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Ульяновск өлкәсендә укучылар арасында Сенгилеев районы беренчелегенә мини-лапта ярышлары узды.

Адав-Толымбай урта мәктәбенең малайлар командасы 1 урынны, кызлар командасы 2 урынны алды. Тренер М.И. Вәлиуллинны һәм балаларны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа үрләр телибез!

* Лапта – туп һәм бита белән уйнала торган рус халык уены.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International