Урманны саклау - безнең төп бурыч. Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасы коллективы да шулай дип саный. Алар "Чиста урман" акциясендә актив катнашты. Әлеге акциянең максаты экологик чиста һәм имин мохитне саклап калу. Коллектив хезмәткәрләре урман территориясен чүп-чардан чистартты. Җыелган чүп-чар махсус җиһазландырылган мәйданчыкка чыгарылды.
"Яр буе зоналарының чисталыгы - ул безнең сәламәт киләчәгебез һәм урман халкының иминлеге", - дип саныйлар балалар бакчасы хезмәткәрләре.