Буа муниципаль районында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә. Быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтүче район юбилярларына азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады. Бүгенге көнгә безнең хөрмәтле юбилярларыбыз саны 438 кеше тәшкил итә. Аларны чын күңелдән юбилейлары һәм Өлкәннәр көне белән котлыйбыз.