Бүген, 29 сентябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлеге хезмәткәрләре, “Яшь гвардия” яшьләр мәктәбе белән берлектә Ветераннар советын Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Ветераннар советына изге сүзләр һәм котлаулар белән Партиянең җирле бүлекчәсе баш белгече Гөлнара Хмельницкая мөрәҗәгать итте, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.
Ветераннар котлаулардан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.