1 октябрьдән Буа шәһәрендә өлкәннәр ункөнлеге башлана

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

1 октябрьдән Өлкәннәр  декадасы старт ала. Акция чараларының бер өлеше сентябрьдә үк башланды.

Быел ункөнлек үзгәргән форматта уза: массакүләм чаралар һәм концерт программалары булмаячак. Чикләүләр кертелүгә карамастан, ветераннар һәм пенсионерлар белән системалы эш дәвам итә.

Шулай итеп, башка төбәкләрдән килеп урнашкан, бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга киткән, бетерелгән оешмалар пенсионерларына һәм 70 яшен тутыручы юбилярларга, он пакетлары, азык-төлек җыелмаларын тапшыру дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, шәһәрнең ветераннар хәрәкәте активы өчен “Байрак”ка хәйрия язылуы оештырылды. Мәгариф учреждениеләрендә тематик сыйныф сәгатьләре һәм акцияләр узачак. 1 октябрьдән "Ветеранны котлау" республика акциясе старт ала. Аның кысаларында укучылар ветераннарга өйләренә барып, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкләр һәм бәйрәм белән котлаячаклар.

Шул исәптән, быел күп кенә акцияләр онлайн режимында узачак - Буа ветеринария техникумы студентлары "Минем яраткан бабам. Минем яраткан әбием" марафонын башлыячак.

Бәйрәм уңаеннан 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр район халкына бушлай чәчтарашханә хезмәтләре, ә 3, 4 һәм 10 октябрьдә - бушлай мунча хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Чәчтарашханә хезмәтләре түбәндәге адрес буенча күрсәтелә:

Буа ш., Р.Люксембург ур., 149 й., «ЭЗА» чәчтарашханәсе

Буа ш., Ефремов ур., 146А йорт, Бизнес-цетра бинасы, "Имидж" чәчтарашханәсе.

Вакыт: 8.00-18.00.

 Мунча хезмәтләре – Буа шәһәре, арефьев урамы 12 нче йорт адресы буенча.  

Шимбә көнне 9.00 сәгатьтән-19.00 сәгатькә кадәр
Якшәмбе көнне 10.00 сәгатьтән -19.00 сәгатькә кадәр.
 
Хезмәт күрсәтүләр алу өчен үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы яки картлык буенча пенсия билгеләү турында белешмә, СНИЛСны алырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International