1 КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРЫГЫЗНЫ ЕШРАК САБЫН БЕЛӘН ЮЫГЫЗ
Көнкүреш юу чараларын кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Куллар гигиенасы - грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юыну вирусларны юк итә. Әгәр кулларны сабын белән юу мөмкинлеге юк икән, спиртлы яки дезинфекцияләүче салфеткалардан файдаланыгыз.
Һәрдаим өслекне чистартып һәм дезинфекцияләп (өстәлләр, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ. б.) торыгыз.
2 КАГЫЙДӘ. ЭТИКЕТ ҺӘМ ДИСТАНЦИЯНЕ САКЛАГЫЗ
Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчы юлы (төчкергәндә, ютәлләгәндә) күчә, шуңа күрә бер-берең белән 1,5 метр араны сакларга кирәк.
Күзләрегезгә, борын һәм авызыгызга кулларыгыз белән кагылмагыз. Коронавирус, башка респиратор авырулардагы кебек юллар белән тарала.
Битлек яки кул астындагы башка саклану чараларын кулланып, авыру йоктыру куркынычын киметегез.
Ютәл, төчкерү вакытында авыз - борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга кирәк, аларны файдаланганнан соң ташларга кирәк.
3 КАГЫЙДӘ. СӘЛӘМӘТ ТОРМЫШ РӘВЕШЕ АЛЫП БАРЫГЫЗ
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлык, болар барсы да организмны ныгыта.
4 КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ САКЛАГЫЗ
Профилактиканың башка чаралары арасында битлекләр киеп йөрү аерым урын алып тора, алар вирус таралуны чикли.
Сулыш органнарын яклау өчен медицина битлекләрен түбәндәгеләр файдалана:
- кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганда, авырулар арткан вакытта үткен респиратор вируслы инфекцияләр белән җәмәгать транспортында йөргәндә;
- үткен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларны караган вакытта;
- үткен респиратор вируслы инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;
- һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка инфекцияләр ияртү куркынычы булганда.
БИТЛЕКЛӘРНЕ НИЧЕК ДӨРЕС КУЛЛАНЫРГА?
Масклар төрле конструкциягә ия булырга мөмкин. Алар бер тапкыр гына кулланылырга мөмкин яки күп тапкырлар кулланыла алалар. Медицина битлеген нинди яктан киеп йөрү - принципиаль түгел
Саклагыч битлекләрне дөрес итеп куллана белергә кирәк:
- битлек авыз һәм борынны яхшы капларга тиеш;
- битлекне салганда аңа кагылмаска тырышыгыз, салгач, кулларыгызны сабын яисә спиртлы сыеклык белән эшкәртегез;
- дымлы битлекне яңага авыштырыгыз;
-бер тапкыр кулланылучы битлекне икенчегә кулланмагыз;
-кулланылган битлекне чүп савытына ташлагыз.
Авыруны караганда, авыручылар белән элемтә тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салырга кирәк. Битлекне салганнан соң, кичекмәстән һәм җентекләп кулларны юарга кирәк.
Маска кеше күпләп җыела торган урында, җәмәгать транспортында, кибеттә, даруханәдә, шулай ук авыруларны карау урынында булса, урынлы.
5 КАГЫЙДӘ. ГРИПП, ОРВИ, КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕН ЙОКТЫРГАНДА НИШЛӘРГӘ?
Өйдә калыгыз һәм табиб чакыртыгыз.