Буада яңа ачылган балалар бакчасы- Идел аръягы зонасында иң зурлардан

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген Буа районында 260 урынга исәпләнгән «АБВГДЕЙКа» заманча яңа төзелгән  балалар бакчасы ачылды.  Ул «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән һәм Идел аръягы зонасында иң зурлардан булып санала.

Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә күптән көтелгән һәм мөһим вакыйга.

Шәһәрнең "АБВДЕЙКа" мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесенең тантаналы ачылышына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, "СтройИнжиниринг" ҖЧҖ баш инженеры Фоат Хәкимов чакырылган иде.

Яңа бакча ачылу тантанасына килгән кунакларны, балаларны, эти-эниләрне Буа муниципаль районы  башлыгы Ранис Камартдинов сәләмләде.

- «Бу бәйрәм көнендә әлеге искиткеч балалар бакчасын төзүдә катнашкан һәркемгә авыр һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Һәр иртәдә балалар түземсезлек һәм шатлык белән бу матур заманча балалар бакчасына ашыгырлар, ә ата-аналар тәрбиячеләр йөзендә үз фикердәшләрен табарлар дип өметләнәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шулай ук яңа иҗади уңышлар һәм Буа районы һәм туган республикабыз хакына хезмәт казанышлары телим!»

Биредә балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен төркем һәм йокы бүлмәләре, күп функцияле заллар, азык-төлек блоклары заманча җиһазландырылган. Ә иң мөһиме,  төзелгән  объект кече яшьтәге балаларны бакчага урнаштыру өчен урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Биредә тәрбияләнүчеләр кече яшьтән үк берничә тел: туган тел, инглиз телен өйрәнәчәкләр. Инновацион юнәлеш -  робот техникасын өйрәнү булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлылык тудыруны  исәпкә алып җиһазландырылган.  Ә тезелеп киткән балалар мәйданчыклары белән нәниләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә сокланды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International