Буа районы укытучылары Укытучылар һәм тәрбиячеләр көне белән котлаулар кабул итте

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 

Бүген, 30 сентябрьдә Буа муниципаль районының мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.  Дәрәҗәле кунаклар арасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин булды.

Холлда ТАССРның 100 еллыгына багышланган төрле еллардагы мәктәп фотосурәтләре экспозициясе оештырылган иде.

Быел Укытучылар көнен бәйрәм итүне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, аларның чыгышы белән төрлеләндерергә карар кылдылар. Тантаналы программаны да биючеләр ачты.

Бәйрәм залына укытучылар, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагогик эшчәнлек ветераннары, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре чакырылды.

Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов бу һөнәр ияләренә иң җылы котлауларын ирештерде.

- Район динамик рәвештә үсә, һәрвакыт яхшы якка үзгәрә. Һәм аның киләчәге  үсеп килүче буынның нинди булуына бәйле. Шуңа да  район өчен педагоглар хезмәте, мәгариф системасын камилләштерү бик мөһим. Бүгенге көндә бездә   900 дән артык кеше педагогик өлкәдә эшли. Һәм бүген минем Сезгә  көн саен укучыларга бүләк иткән җан җылыгыз, үз һөнәрегезгә булган тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә уңышлар, иминлек, нык сәламәтлек, тынычлык һәм татулык, рәхмәтле һәм максатчан укучылар телим! 

Бу көнне сәхнәдән педагоглар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, тырыш педагогларга намуслы хезмәтләре һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International