Көз көне талпаннар яз көне кебек үк куркыныч, шуңа күрә табигатьтә йөргәндә саклык чараларын үтәргә кирәк. Талпаннардан вакцина ярдәмендә сакланырга була. Бу очракта, кеше зарарланган талпан тешләгән очракта да авырмый.
Шулай ук урманга дөрес кием-салым киеп бару мөһим. Мондый сәяхәткә барганда футболканы — штанга, ә штаннарны-оекбашларга кыстырырга кирәк. Шулай ук баш киеме кию дә зарур. Моннан тыш, һәр 10-15 минут саен үз-үзеңне һәм башка кешеләрне талпаннар булу-булмавына карап чыгарга кирәк.
Моннан тыш, диэтилтолуамид нигезендә репеллентлар кулланырга киңәш итәбез, алар талпаннарның 95% ына кадәр куркыта, шулай ук бөҗәкләрне үтерә торган инсектоакарицид чаралар да яхшы.