Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышланачак. Укыту барышында « Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» АҖнең цифрлаштыру һәм проект белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, алар кайда һәм ни өчен кулланылу турында аңлатачак.
Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер буенча теркәлергә кирәк: 88005502441. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Онлайн мәктәптә киләсе дәрес 7 октябрьдә 14.00 сәгатьтә узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Ресурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар һәм күнекмәләрне гамәли куллану өчен инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрчылар өчен сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга ярдәм итәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.