Буада Җиңү Аллеясы барлыкка килде.

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буада Бөек Ватан Сугышында катнашучыларга һәм Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Җиңү аллеясы һәм мемориаль монумент ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Тантана район башлыгы Ранис Камартдинов, тимер юл башлыгы урынбасары (территориаль идарә буенча) Александр Черемнов, Горький тимер юлының ветераннар советы рәисе Евгений Маралов, тимер юл магистрале ветераннары һәм хезмәткәрләре, шәһәр халкы катнашында узды.

Чараны тантаналы рәвештә район башлыгы Ранис Рафис улы ачып җибәрде. «Бүген без аллея һәм мемориаль монументын ачабыз, ул фашистлар Германиясен җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән, фронт өчен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча стратегик артериягә әверелгән тимер юл участогына багышлана. Бу истәлекле объект ачылу белән без якташларыбызның бөек батырлыкларын тагын бер кат искә алабыз», - дип ассызыклады ул һәм барысына да тыныч күк йөзе теләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары, Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелешендә катнашучылар һәм аллеяны төзү «РТЮ» ААҖ һәм Буа муниципаль районының уртак проекты булды. Бүген, аллея ачылган көнне, тимерьюлчыларның «компания көнен» билгеләп үтүләре символик мәгънәгә ия - 2020 елның 1 октябрендә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте төзелүгә 17 ел тула.

Чара ахырында тантанада катнашучылар Җиңү Аллеясы территориясендә чыршылар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International