Традиция буенча, октябрьнең беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне-ул зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм безгә өлкән буынның безнең кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булуын тагын бер кат аңларга ярдәм итә.
Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләре белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр алучыларга ярдщм күрсәттеләр.
Волонтерлар көче белән өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыны буенча йорт яны участогы территориясе җыештырылды һәм бакчалары казылды.


