2 октябрьдә Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

2020 елның 2 октябре, җомга

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 октябрендә Бөтенроссия гражданнар оборонасы өйрәнүләре кысаларында хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системалары, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы турында халыкка экстрен хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.  2020 елның 2 октябрендә 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр «Татарстан - Яңа гасыр» аналог телевизион каналы һәм 1 һәм 2 мультиплекс эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар цифрлы каналларының трансляцияләре туктатылачак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә. Игътибар! Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә.». Шулай ук 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр транспортта (трамвайларда һәм троллейбусларда) видеороликны эшләтеп җибәреп, «ПТV-ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерү үткәреләчәк. Алга таба 9.30 дан 10.30 га кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә сирена  җайланмалары эшли башлаячак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә» Шул ук көнне, 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә һәм барлык муниципаль районнарда сиреналар җибәреп, С-40 электросиреннасын тикшерү үткәреләчәк. Шуның белән бергә, 2020 елның 2 октябрендә 9.30 дан 10.30 га кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарының бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак, ә 10.30 дан 11.30 га кадәр - хәбәр итү системасы булган һәм куркынычлылык 1-2 класслы куркыныч җитештерү объектларына кертелгән предприятиеләрнең ДДС аша. ❗ Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International