Казан дәүләт энергетика университетында ачык ишекләр көне узачак.

2020 елның 2 октябре, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты-энергетика һәм башка фән сыйдырышлы тармаклар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиянең алдынгы техник вузларыннан берсе.

Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, кирәкле белгечлекләрне популярлаштыру һәм мәктәп тәмамлаучыларга Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 3 октябрендә 14.00 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелә.

РФ территориясендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү шартларында КДЭУ Ачык ишекләр көнен дистанцион рәвештә, ОНЛАЙН-режимда үткәрәчәк. Чара сайтына сылтама буенча күчәргә мөмкин: postupi.kgeu.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International