Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка турниры үтте. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар фикерләүне үстерә. Анализларга өйрәтә. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны реабилитацияләү әлеге уен ярдәмендә баш мие эшчәнлеген югары тонуста һәм интеллектуаль активлыкта тотарга ярдәм итә.. Шашка яратучылар чираттагы уенда көч сынаштылар, үзләренең акылларын күрсәтеп, осталыкларын арттырдылар. Шашка такта кырында киеренкелек артса да , дуслык җиңде! Турнир ахырында җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әлеге чараның максаты-спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү.