Шушы көннәрдә мәдәният идарәсе һәм Буа туган якны өйрәнү музее инициативасы белән оештырылган "Зур Фролово-Буа районы рус мәдәнияте хәзинәсе" дигән мәдәни-туристик маршрут сыналды.
Буа РНКО рәисе Климко А.Ю. .экскурсия маршрутына кушылды. Экскурсия әгъзалары Зур Фролово авылында булдылар. Авылның төп бизәге-1780 нче елларда төзелгән Казан Богородица Православие Чиркәве. 1821 елда янгыннан соң үзгәртеп корыла, 1861 елда өченче тцзелеш эшлщре уза. Барлык эшләр дә җирле крестьяннар акчасына башкарылган. Дөрес, үзгәртеп корулар XIX гасырның икенче яртысындагы эклектикага халык сәнгате элементлары һәм барка формалары белән туры килүгә китергән. Гыйбадәтханә-иң борынгы һәм, һичшиксез, Татарстанның иң зур агач гыйбадәтханәсе. XX гасырның 30 нчы еллары башында ябылган гыйбадәтханә яңадан 1947 елдан бирле эшли. Гыйбадәтханәнең үзәк престолы Изге Богородица Казан иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән, сул як - Изге Пантелеимон хөрмәтенә, уң як - изге Николай Чудотворец хөрмәтенә.
Моннан тыш, Зур Фролово авылында Изге Пантелеимон чыганагы урнашкан. Җирле халыкта гына түгел, Казан епархиясеннән читтә дә зур хөрмәткә лаек Пантелеимон. Изгене искә алу көнендә бу җирлеккә ике меңгә кадәр кеше килә.
Җирле мәхәллә кешеләре һәм тирә-юньдәгеләр 1853 елда Афонадагы Пантелеймон монастыреннан китерелгән Изге Пантелеймон гыйбадәтханә иконасын укыдылар. Әлеге икона бүген дә храмда тора.