Район башлыгы коронавирус һәм хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Алга таба да вәзгыять үсеше безнең барлык таләпләрне үтәүгә бәйле булачак. Әлеге мәсьәлә оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән атналык киңәшмә барышында каралды. Район башлыгы Ранис Камартдинов хезмәт коллективларында инфекциянең таралуына юл куймау буенча куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. Ранис Рафис улы буалыларның сәламәтлеге аларның җаваплылыгына бәйле, җәмәгать урыннарында битлектән йөрүнең, социаль дистанцияне үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап үтте. « Әлегә районда хәл киеренке кала. Август ае белән чагыштырганда, сентябрьдә ачыкланган авырулар саны 2 тапкырга арткан. Уртак көч белән генә, профилактиканың барлык чараларын аңлы һәм җентекле үтәп, без коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймаячакбыз», - дип ассызыклады ул. Предприятие эчендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, эш бирүчеләр түбәндәге профилактика чараларын тәэмин итәргә тиеш: • эш агымнарын бүләргә һәм персоналны төрле катларда, төрле кабинетларда, берничә сменага бүләргә; • керү урыннарында антисептиклар куярга; • оешмага кергәндә хезмәткәрләрнең мәҗбүри термометриясен үткәрергә; • ОРВИ һәм югары температуралы затларны эштән азат итәргә; • башка илләрдән кайткан хезмәткәрләрнең үз — үзләрен изоляцияләүне контрольдә тотарга, коронавируска тест нәтиҗәләрен алганчыга кадәр.; * хезмәткәрләр белән коронавирусны профилактикалау чаралары буенча инструктаж үткәрү, аларны белешмәлекләр белән тәэмин итү; * биналарны махсус чаралар белән дезинфекцияләү; * биналарны һәр 2 сәгать саен җилләтергә; * һаваны зарарсызландыру өчен рециркуляторлар, бактерицид лампалар куллану; * массакүләм чараларны чикләргә; • эш урыннарында азык кабул итүне тыярга;

Барлык күрсәтелгән чаралар персоналның сәламәт калу һәм оешмаларда коронавирус йогышын таратмау мөмкинлеген шактый арттырачак. Ә күрсәтелгән чараларны үтәмәү штрафка һәм хәтта компания эшчәнлеген туктатуга китерергә мөмкин.

Предприятиеләргә профилактиканың барлык чаралары да оешма территориясендә КОВИД-19 вирусын таратуны тоткарлау өчен тәкъдим ителә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International