Район башлыгы- Ранис Камартдинов мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Кадерле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез!
Бүген без үз тормышларын җирдә иң мөһим һәм игелекле хезм
әтләрнең берсе-укытучы һөнәренә  багышлаучыларны хөрмәтлибез. Гомерләрен укыту-тәрбия эше белән бәйләгән хезмәт ияләре аеруча хөрмәт һәм абруй казаналар. Кеше тормышында нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның шәхес буларак формалашуында  укытучылар мөһим роль уйный.  Һәр укучы ныклы белем алсын, зур хәрефтән язылган кеше булсын, аның язмышы турында кайгырту – һәрбер укытучының  яшәү девизы. Ә мондый талантлы, үз эшенең чын профессионаллары булган укытучылар безнең районда бик күп.

Бүген, беренче чиратта, һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз, балаларга көн саен бүләк иткән күңел җылыгыз өчен сезгә зур рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезгә белем бирү идеалларына хезмәт итүегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр генә телим! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Буа муниципаль районы башлыгы       Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International