Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен туры эфир

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Инстаграмда кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак.

Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары турында; документлар бирү ысуллары турында; коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. турында сөйлиячәк.

Сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтында @rosreestr_tatarstana  каналында Directка языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International