Буада яңа билгеләнешләр

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген, 5 октябрь көнне Буа районында яңа билгеләнешләр узды. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җитәкчесе итеп Газизова Диләрә Миңнислам кызы билгеләнде.

Буа 1 нче балалар сәнгать мәктәбе  өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы  директоры итеп Хәбибулина Рамилә Илгизәр кызы билгеләнде.

Аларга яңа вазыйфаларында уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International