Донорлар озаграк яши

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Узган елның җәендә үк кабул ителгән “Кан һәм аның катнашмалары донорлыгы турында”гы Федераль закон быелның  гыйнварыннан үз көченә керде. Аның яңалыгы нәрсәдә соң?
Аның нигезендә хәзер кан тапшырган өчен акча бирелми, бары тик туклануга 300 сум түләнә, ике түләүле ял көне  карала. 
Әлеге документ нигезендә Россиянең мактаулы донорларына ел саен түләнә торган акчаның күләме 1,5 тапкырга артты. Бүгенге көндә ул 9959 сум тәшкил итә. “Дәваханәләргә кан күп күләмдә таләп ителә. Чөнки төрле һәлакәтләргә юлыгып, бала тапканда, я булмаса башка очракларда донор каны салып үлемнән алып калып була. Кан бары тик сәламәт кешедән генә алына. Бу процедура донорның үз саулыгы өчен дә бик файдалы. Беренчедән, үз каныңны биреп кемнеңдер сәламәтлеген, гомерен саклап калуыңны тою күңелгә рәхәтлек бирә, икенчедән, кандагы картайган күзәнәкләр организмнан тизрәк чыгарыла. Статистика буенча каннарын уртаклашучылар кан бирүчеләргә караганда 5 елга озаграк яши”, - ди район үзәк дәваханәсе табиб-трансфузиологы Альберт Хәсәнов. Аның фикеренчә, кан тапшыруның организмга файдасыннан башка тискәре тәэсире бөтенләй дә юк. 
Әлеге процедурадан соң кайчакта була торган баш әйләнү, кан басымы төшү, хәлсезлек тиз юкка чыга. Шул ук вакытта Альберт Ренат улы кан тапшыру рөхсәт ителмәгән авырулар турында да онытырга ярамаганлыкны искәртә. СПИД, ВИЧ, туберкулез, рак, эчкечелек, гепатит, кан авырулары белән чирләүчеләрдән кан алынмый. Гриппка каршы прививка ясалганда да кан алдыру урынына юнәлгәнче ай ярым вакыт үтүе таләп ителә. Исерткеч кабул итүченең дә каны эчкәннән соң ике тәүлек үткәннән соң гына алырга яраклы. Кан басымы югары булучы кайберәүләр каның белән бүлешсәң, файдасы булачак, дигән ялгыш фикердә торалар. Күптән  түгел салкын тиеп авырган, тешен суырткан, тәненә татуировка, персинг ясаткан кешеләр дә үз каннарын билгеле бер вакыт үткәч кенә тапшыра алалар. Шулай ук телсезлек, саңгыраулык, психик авырулар булганда да кан тапшырырга ярамый. Ир-атларга канны елга 5 тапкырдан да, хатын-кызларга исә 4 тапкырдан да күбрәк бирергә рөхсәт ителми. 18 яшен тутырган егет яки кыз, гәүдә авырлыгы 50 килограммнан ким булмаса, үзен сәламәт сизсә, кан тапшыра ала. Яшь чикләнмәгән, 60 яшеннән узучыларның да донор сафларын ишәйтүләре мактала гына. Кешедән кан алганда аның гәүдә авырлыгына игътибар ителә. Районда Россиянең Мактаулы доноры исемен йөртүче 111 кеше булуы шул хакта ачык сөйли. Район үзәк дәваханәсе базасында 26-27 февраль көннәрендә Донор көннәре үткәрелде. Ике көндә йөз иллегә якын кеше каны белән уртаклашты. Бу август аенда алынганнан күбрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International