Балык кебек йөзделәр

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Йөзүдә җитезлек сынадылар узган шимбә көнне Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган “Сәламәтлек” спартакиадасында катнашучылар.
“Дельфин” бассейны суына беренче булып хатын-кызлар “чумды”. 29 кеше арасынннан иң җитезе кем булыр? Үзенчәлекле, гадәттә гүзәл затлар аз катнашучы әлеге спорт төрендә алдан фаразлавы кыен. Спортчылар үзләре дә иң элек үз этапларында беренче килү өчен тырышты. Әнә, Килдураз авыл җирлеге командасыннан Дания Мусякаева киң колач белән ничек оста йөзә! Көндәшләрен күпкә артка калдырып, 25 метр араны 17,09 секундта үтте. Аңа соклануыбыз юкка булмаган икән: Әстерхан якларында туып-үскән Дания бала чагыннан йөзү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән. 1980нче еллар ахырында өлкә чемпионы да булган хәтта. “Спорт остасына кандидат нормасын үтәр өчен бик аз гына җитмәде”, - ди ул. Бүгенге көндә Килдураз урта мәктәбендә ашчы булып эшләүче 40 яшьлек Даниянең соңгы 17-18 елда бөтенләй  йөзгәне булмаса да, бер белгән онытылмый икән. “Брасстан кала барлык стильләр белән йөздем. Кыска дистанциядә дә, озынында да көч сынадым. 50 метр араны 29 секундта уза  идем. Үземне бүген ирләр арасында сынарга теләгән идем, рөхсәт итмәделәр”, - ди йөзүче. Алгарак китеп шунысын әйтәм, Килдураздан ир-егетләр ярышта катнашмады. Шул сәбәпле, гомумкоманда нәтиҗәсе буенча 24нче урынга калдылар.
Икенче урынны 18,57 секунд вакыт белән “Яшьлек” спорт мәктәбе тренеры, шулай ук йөзү белән яшьтән үк шөгыльләнүче Евгения Шагарова алды. Өченче урын 19,13 секунд вакыт күрсәткән эчке эшләр бүлеге командасыннан Алсу Лаврененковада.
Ир-егетләр өчен дистанция 50 метр иде. Катнашучылар 31 кеше булды. Адав-Толымбай авыл җирлеге командасыннан Зөя елгасын аркылыга-буйга иңләп үскән, хәзер дә бассейнга даими йөрүче Марат Вәлиуллин аны 33,44 секунд эчендә узды. “Дружба” агрофирмасыннан Евгений Степанов, аңардан 1секундка диярлек калышып, 34,41 секунд вакыт сарыф итте. “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Илсур Хәмитов 50 метр араны 34,68 секундта узды.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Марат һәм хатын-кызлар арасында дүртенче булган Вероника Николаева Адав-Толымбай авыл җирлегенә беренчелекне, Илсур һәм җиденче нәтиҗә белән Нәҗмия Сираҗиева “Буа газы”на икенче урын, Евгения һәм унберенче урын алган Сергей Смолкин “Яшьлек” спорт мәктәбенә өченчелекне китерделәр.
Өч спорт төреннән соң беренче баскычка “Яшьлек” күтәрелде. Икенчедә – Буа электр челтәрләре, өченчедә “Буа газы” командалары. Иң көчле унлыкка тагын Күл Черкене авыл җирлеге, “Дружба” агрофирмасы, администрация, Ырыңгы авыл җирлеге, шикәр заводы, эчке эшләр бүлеге һәм ЗУЭС спортчылары керә.
Командаларның киләсе бадминтон һәм өстәл теннисы буенча ярышларга әзерләнергә ике атнадан күбрәк вакытлары бар әле. 16 мартта үтәчәк әлеге бәйгеләрдә һәрберсеннән икешәр ир-ат һәм берәр хатын-кыз катнашырга тиеш булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International