Шигырьләре яшәү көче бирә

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
5 номерлы мәктәп укучысы Альбина Җамалиевага гадәти хәрәкәтләр ясау өчен дә башкалардан күбрәк көч куярга туры килә. Ә менә шигырьләрне җиңел яза ул.
Яшь кенә булса да, авырлыклар күрергә өлгерде инде ул. Табиблар аның башкалар кебек тулы канлы тормышта яшәве өчен күп тырыштылар. Шуңа да Альбина табибларны фә-рештәләргә тиңли. 
Кыз беренче шигырен дә дәваханәдә ятканда аларга багышлап язды. Үзен дәвалауда могҗиза ясаучы мәрхәмәтле кешеләргә карата күңелендә туган рәхмәтен башкача ничек белдерәсең?! “Иҗат итү сәләте миңа әтиемнән күчкән. Ул да яшь вакытта еш каләм тибрәткән. Үзенең шигырь юлларына көй язып, җырларын гитарада башкарган,” - ди яшь шагыйрә. Шигърият дөньясы әти белән кызны бигрәк тә якынайтты – алар бу турыда сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар. Альбина классик шагыйрьләр иҗатына мөкиббән. Александр Пушкин, Сергей Есенин шигырьләрендәге табигать белән кеше мөнәсәбәтен, Муса Җәлилнекендә – батырлык, Һади Такташныкында мәхәббәт хакында укып, ул үзе дә илһамлана башлый. “Кайвакытта төнлә уянып та бер-ике куплет шигырь яза  алам”, - ди кыз.  
Әдәбият-сәнгать дөньясына мәхәббәте балалар китапларыннан башланды. Әнисе Равия ханым әйтүенчә, район китапханәсендә ул укымаган китап калмагандыр да. Элек дәваханәдә дәвалану курслары үткәндә дә иң яраткан эше һәм юанычы шул булган кызның. “Яшьтәшләрем компьютер белән мавыга. Алар кыштыр-кыштыр китап битләрен ачып, бер мизгелгә генә булса да әсәрләрдәге геройлар тормышы белән яшәүнең тәмен белмиләр шул”, - дип үз фикерен белдерде Альбина.
Моннан тыш, кыз матур итеп чигәргә, биергә, кешеләр белән аралашырга ярата. Өйдә дә чын хуҗабикә ул. Әти-әнисенә, энесенә тәмле ризыклар әзерләү аның өчен зур шатлык. 
Гомумән, тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндереп яши белә ул. Башкалар язмышка үпкәләп, елап, шыңшып утырганда, тормыш якасына ябышып өскә үрмәләгән кызга ничек сокланмыйсың, ди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International