Һәлакәтләр йөртүчеләр намусында

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Юдино юл дистанциясе җитәкчелеге чаң суга – рельсларны аркылы чыгу юлларында  һәлакәтләр саны кискен арта. 
Бер айда тимер юллар челтәрендә 20 авария теркәлде, анда 7 кеше үлде, 14әү имгәнде. ДТПларның төп сәбәбе автомобильчеләрнең ваемсызлыгында һәм дисциплинасы түбән булуда, күбесе тимер юлны аркылы чыгу урыннарында аңлы рәвештә кагыйдә бозалар. Поездның тормоз юлы 800-1000 метр тәшкил итә. Бик теләгәндә дә аны тиз генә туктатып булмый. Шулай булгач, тимер юлларда иминлек барыннан да бигрәк автотранспорт йөртүчеләр намусында. Алардан үзләренең һәм чит кешеләр сәламәтлеген кайгыртып, тимер юлны аркылы чыгу урыннарында кагыйдәләрне төгәл саклаулары  сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International