Кагыйдәләрне камил белә

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 8 “А” сыйныф укучысы Сергей Тарасов ТР ЮХИДИ идарәсенең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Балалар яшәеше куркынычсызлыгы” фәнни үзәге белән берлектә үткәрелгән “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит!” республика акция-конкурсында җиңү яулады. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча үткәрелгән бәйгеләрдә Сергейның бу икенче уңышы. Беренчесендә ул 3 сыйныфта укыганда район ЮХИДИ бүлекчәсе призына ия булды. “Мин мәктәпне тәмамлагач, руль артына утырырга җыенам. Шуңа да хәзердән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәм. Энем дә миннән үрнәк ала”, - ди Сергей.
Егетне бигрәк тә ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов белән очрашу дулкынландырган. Ул Диплом һәм бүләк тапшырганда Сергейның кулын кысып: “Молодец, киләчәктә дә шулай дәвам ит!” , - дип, изге теләкләрен ирештергән. Аның киңәшен тотып  яшүсмер киләчәктә булачак конкурсларда да катнашырга уйлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International