«Кулланучылар хокукларын яклау - 2020!» темасы буенча олимпиаданың II этабы игълан ителә

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән олимпиадада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча икенче этапка узган иҗади эшләр әзерләргә, тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе язарга тәкъдим итәбез!

Эссе темалары:

1. Кулланучылар хокукларын яклау ысулы буларак неустойка түләттерү.

2. Судта билгесез кулланучылар даирәсен яклауның мәгънәсе нидә?

3. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә товарларны мәҗбүри маркировкалау роле.

4. Татарстан Республикасында кулланучыларны хокукый яклау үзенчәлекләре.

Исегезгә төшерәбез, II этап – 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр дистанцион рәвештә үткәрелә.

Олимпиадада катнашучыга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына кагылышлы конкрет проблема (тема) буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз карашыңны формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрдән файдаланып, үз фикереңне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын дәлилләргә кирәк.

Эссега таләпләр:

Эссе doc яки docx форматында рус һәм татар телләрендә 3 биттән дә артмаган күләмдә кабул ителә. Форматы-А4. Кырлар: сул як-3 см, уң як -1,5 см, югарыдан-2 см, астан-2 см. сүзләрне күчерү рөхсәт ителә. Битләр аста нумерацияләнгән булырга тиеш. Times New Roman, кегль-14. Юлара интервал- бер ярым. Текстны тигезләү-киңлеге буенча.

Файлның атамасында түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:

ФИА_№ сыйныф_район (шәһәр)

Мәсәлән, Иванов Иван Иванович_9_Әгерҗе

Петрова Виктория Александровна_11_Казан

Конкурсантларның эшләрен электрон почта адресына җибәрергә кирәк: Zpp.Olimpiada@tatar.ru

Олимпиада нәтиҗәләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында 12.11.2020 елдан да соңламыйча урнаштырылачак www.tatzpp.ru "Олимпиада" бүлегендә.

Хөрмәтле олимпиадада катнашучылар! Теләсә нинди плагиат рөхсәт ителмәвен исегезгә төшерәбез!

Уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International