Буада районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Роспотребнадзорның Буа филиалы башлыгы Артур Хәсәнов, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин,  «Буа район үзәк хастаханәсе» нең баш табибы урынбасары Айрат Галиев, Буа районы Биологик ресурслар комитетының территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Николай Белов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Рахманов һәм башкалар катнашты.

Районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча алып барылган эш турында Лилия Садретдинова сөйләде. Covid-19 авырулары буенча статистика белән Айрат Галиев таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, 8 октябрьгә 30 урынга өстәмә койка-урын  ачу планлаштырыла.

"Роспотребнадзор"ның Буа филиалы  башлыгы Артур Хәсәнов, үз чиратында, районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелә, һәм алга таба хәлләр үзгәреше, күп очракта барлык таләпләрне дә тайпылышсыз үтәүгә бәйле", - дип билгеләп үтте.

Шулай ук яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау мәсьәләсе буенча өстәмә чаралар күрү кирәклеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Рахманов сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, пандемия чорында районда 1200 тәртип бозу очрагы ачыкланган, аларның 35е кабатланган. «Бу күрсәтелгән таләпләрнең барысының да үтәлмәве  турында сөйли. Җәмәгать урыннарында битлек кию, социаль дистанцияне үтәү, эш бирүчеләр үз предприятиеләрендә кирәкле профилактика чараларын тәэмин итү кебек гади кагыйдәләрне үтәү персоналның сәламәт калу һәм оешмаларда коронавирус йогышын таратмау мөмкинлеген шактый арттырыр иде. Ә әлеге чараларга салкын караш  штрафка һәм хәтта компания эшчәнлеген туктатуга китерә»,- дип ассызыклады Сергей Борисович.

Киңәйтелгән киңәшмә барышында тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, аларның үтәлеше контрольгә алынды.

Буалыларны үзләрен һәм якыннарын сакларга һәм Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык профилактика чараларын үтәргә чакырабыз. Чөнки бары тик уртак көч белән генә, профилактиканың барлык чараларын аңлап һәм җентекле үтәп, без коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймаячакбыз һәм өстәмә чикләү чаралары кертмәүгә  ирешәчәкбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International