Роспотребнадзор таләпләрен үтәү һәм рекомендацияләре мәсьәләләре буенча шәһәр эшмәкәрләре белән очрашу узды.

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Көзнең икенче ае коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, районда эпидемиологик хәлнең начараюына китерде— шуның  сәбәпле  районда оешма-предприятиеләрдә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында профилактика чараларын үтәүне контрольдә тоту буенча эш көчәйтелде.  Бүген «Буа»  сәүдә үзәгендә "Роспотребнадзор"ның Буа филиалы башлыгы Хәсәнов Артур, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Рахманов Сергей һәм Буа районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Шәрәфетдинова Гөлинә  эшмәкәрләр белән очраштылар.  Алар ТР Министрлар Кабинетының  2020 елның 19 мартындагы карары нигезендә коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә кибетләргә һәм хезмәт күрсәтү объектларына карата таләпләрне аңлаттылар. Эшмәкәрләргә Роспотребнадзорның әлеге яңа рекомендацияләренә колак салырга тәкъдим ителде, чөнки әлеге чараларны үтәмәү штрафка китерергә мөмкин.  Иң мөһиме бизнес вәкилләренең әлеге мәсьәләгә җаваплы карашы  коронавирус  чирен йоктыруны  мөмкин кадәр киметәчәк. Очрашу барышында сәүдә итүчеләргә белешмәлекләр  дә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International